Кичә Чаллы-Сарман юлының 9нчы чакрымында фаҗигале юл һәлакәте булган

Хатын-кыз имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина җәяүлеләр юлында хатын-кызны таптаткан, аннары җәяүле өстеннән икенче автомобиль чыгып киткән. Бу һәлакәт урыныннан видеоязма чыкты.«Кичә 19.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Сарман юлында 14 нче модельле «Лада» автомобиле башка машинаны узып киткәндә, җәяүлеләр юлында хатын-кызга юл бирмәде һәм аны таптатты. Аннары аның өстеннән башка автомобиль чыгып китте», – дип сөйләгән фаҗига шаһитлары.Хатын-кыз имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.