Татарстанда яшенле яңгыр дүрт авылны утсыз калдырган

Әлеге авылларда 3982 кеше яши, шулай ук социаль әһәмияткә ия ун объект бар.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Аксубай районында яшенле яңгыр дүрт авылны утсыз калдырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 16.15 сәгатьтә Яңа Чишмә районының «Черемухово» ярдәмче станциясендә яшенле яңгыр вакытында 35 кВ секция өзгече сафтан чыккан.

Нәтиҗәдә, Аксубай районындагы Чуваш Енорускино, Иляшкино, Яңа Ибрай һәм Иске Ибрай авыллары электр утсыз калган.

Әлеге авылларда 3982 кеше яши, шулай ук социаль әһәмияткә ия ун объект бар.

17.42 сәгатьтә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.