Татарстан урманнарында янгынга каршы махсус режим игълан ителде

Бу республикада аномаль эссе һава торышы күзәтелүгә бәйле
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Татарстанда һаман да аномаль эссе һава торышы күзәтелүгә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 2 июльдә кабул ителгән 1019-Р номерлы күрсәтмәсе белән, республикадагы авыл җирләре һәм урманнары территорияләрендә 2 июльдән 2 августка кадәр янә янгынга каршы махсус режим кертелде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, шушы 1 ай вакыт дәвамында урманнарга җәяүләп тә, транспорт белән дә керү тыела. Урман янгын сакчылыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән чаралар күрелсә дә, янгыннар саны узган елгы шушы ук вакыттагыдан артып киткән һәм 15 апрельдан игълан ителгән янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 51 тапкыр янгын чыгып, барлыгы 95,3 гектар мәйданны янгын теле “ялап” бетергән (2009 елда 44 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 75,3 гектар урман күмергә, көлгә әйләнгән). Урманнарда янгын чыгуга кешеләрнең ваемсызлыгы төп сәбәп булып тора, чөнки еш кына гап-гади кагыйдәләрне үтәү кирәк саналмый: тиешсез урыннарда, аеруча ылыслы агачлар турысында учак ягалар, аннары аны сүндереп тә тормый китеп баралар, шул рәвешле үк чүп-чар ягу да гамәлдә.

Хәзер исә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе кизү тору, урманнарда ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән патруль йөрү эше оештырылган. Ял һәм бәйрәм көннәрендә халык урманга керә торган урыннарга вакытлыча янгынчылык постлары урнаштырылган, урман буйларында минераллаштырылган өстәмә сызыклар сызыла. Кешеләр еш кереп йөри торган урман юлларына өстәмә шлагбаумнар кую турында да сүз бара.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе эшли торган кизү телефоны бар: 296-32-62. Шул рәвешле, урманда төтен чыкканын, янгын булуын күргәннәрнең шушы телефон буенча шалтыратулары сорала.