Исерек ир-ат мотоциклны урлап алып киткән

Ир-ат төрле җәрәхәтләр алган
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Артур Еникеев). Узган тәүлектә Казанда 180 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 8 кеше төрле дәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Кичә 14.00 сәгатьтә 23 яшьлек казанлы исерек килеш Восстание урамындагы ишегалдында калдырылган «Иж Юпитер» мотоциклын урлап алып киткән. Әлеге ир-ат транспорт чарасы белән идарә иткәндә коньрольне югалткан һәм йорт почмагына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклы төрле җәрәхәтләр алган.
Казан ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, узган ялларда 1079 машина йөртүче һәм 102 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 117 очракта каршы як полосага чыгу, 113 очракта куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 80 очракта кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен бозу, 16 йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә итү очраклары теркәлгән.