Түбән Камада теркәлгән юл һәлакәтләрендә ике кеше зыян күргән

Түбән Камада килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә 84 яшьлек әби һәм 19 яшьлек студент кыз төрле тән җәрәхәтләре алган
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бер тәүлек эчендә Түбән Камада килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике кеше зыян күргән.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә 84 яшьлек әбине “ВАЗ-2112” автомобиле бәрдерә. Җиңел автомобиль шоферы арты белән хәрәкәт иткәндә аны абайламый кала. Аягы сынган әбине хастаханәгә китерәләр.
Икенче юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә теркәлә. 19 яшьлек студент кызны 14нче модель “Лада” машинасы бәрдереп китә. Әлеге юл һәлакәтендә гаепле шоферны тикшерү ачыклаячак.