Әтнә кешесе мошенникларга 6 мең акчасын күчергән

Ул интернет сайт аша машина бамперына заказ биргән.

(Әтнә, 6 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә кешесе мошенникларга 6 мең акчасын күчергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул интернет сайт аша машина бамперына заказ биргән. Әмма мошенниклар кармагына эләгүен сизми дә кала. Нәтиҗәдә, 6597,50 сум акчасыннан колак кага.