Казанның Төньяк бистәсендә электр утын өзгәннәр

Подстанциядә утны сүндерү нәтиҗәсендә 12 меңнән артык кеше электрсыз калган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанның Төньяк бистәсендә электр утын өзгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сәгать 10да, «Северная» подстанциясендә утны авария хәлендә сүндерү аркасында, Казанда 12 300 кеше электрсыз калган.

Вакыйга урынында электр челтәрләре авария бригадасы эшли.

Сүндерүнең сәбәбе ачыклана.