Мәете Ютазы районы трассасында табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәм Анапада кулга төшкән

Ул гаебен шунда ук таныган

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Татарстан полицейскийлары мәете быел 30 мартта республиканың Ютазы районында Дөм Тамак авылыннан 200 м ераклыкта табылган хатын-кызны үтерүдә шикле адәмне тоткарлаган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте бу хакта ачыклык керткәнчә, экспертлар хатын-кызның шуңа кадәр 2 ай элек үтерелгәнлеген ачыклаган. Аның башына авыр металл әйбер белән сукканнар.

“Татар-информ” МА алдан белдергәнчә, әлеге очрак буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (“Үтерү”) җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне ачуга ярдәм күрсәтү өчен, Ютазы районына ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү бүлеге идарәсе хезмәткәрләре җибәрелгән. Үтерелгән хатын-кызның кемлеге тиз генә ачыкланмаган: аның үзе белән документлары булмаган, бармак эзләрен чагыштырып карау да нәтиҗә бирмәгән. Шуңа Россия ЭЭМның Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, мәет табылган урыннан ерак түгел урнашкан 6 торак пункттагы һәр хуҗалыкны диярлек, йөреп чыккан.

Нәтиҗәдә, оперативниклар шуны ачыклаган: корбан булган 44 яшьлек хатын-кыз элек 2 кызы һәм аларның законсыз ирләре белән бергә Башкортстан Республикасының Шауяды авылында яшәгән. Шулай ук аның даими эш урыны булмавы, алкоголь эчү белән мавыгуы ачыкланган. Үтерелгән хатын-кызның танышлары сөйләвенчә, соңгы тапкыр аны быел гыйнвар аенда, фатирын сатуга документлар әзерләп йөргәндә, күргәннәр. Фатирын ул февраль башында 650 мең сумга саткан.

Хатынның кызлары полициягә хәбәр иткәнчә, әниләрен фатирын сатарга алар күндергән: коммуналь хезмәтләр өчен берничә ел дәвамында тупланган бурыч ярты миллион сумга якынлашкан. Барлык документлар рәсмиләштерелгәннән соң, олы кызы белән яшәгән 30 яшьлек ир-ат элеккеге хуҗабикәнең бөтен әйберләрен үзенең гаражына күчергән.

Автомобиль боксын җентекләп тикшергәннән соң, полицейскийлар анда урын-җир комплектына караган җәймә таба. Җәймәнең икенчесе мәетнең башына бәйләнгән була...

Хатынның олы кызы сүзләренчә, 2 февраль кичен аның белән бергә яшәгән ир, әнисе алкоголь алырга җыенгач, аны кибеткә алып барырга була. Әмма хатын өйгә әйләнеп кайтмый. Шундый хәл беренче тапкыр гына булмаганлыктан, туганнары моңа артык игътибар бирми.

Ачыкланган фактлар һәм оперативниклар тарафыннан тупланган тагын берничә дәлил 30 яшьлек ир-атның шушы хатынны үтерүгә катнашы барлыгы хакында сүз йөртергә җирлек бирә. Әмма аны Башкортстанда тоткарлауга ирешә алмыйлар – булган хәлләрдән соң ул, акча эшләү нияте белән, республикадан Краснодар краена чыгып китә.

Оператив-эзләү чаралары барышында ТР буенча ЭЭМ хезмәткәрләре шикле адәмнең Анападагы төзелешләрнең берсенә эшкә урнашуын ачыклый. Аны 23 апрельгә каршы төндә Россия ЭЭМның Краснодар крае буенча Баш идарәсе оперативниклары тоткарлый. Шуннан соң аны Татарстан полицейскийларына тапшыралар.

Ир-ат гаебен шунда ук таныган. Аның сүзләренчә, ул үзе белән бергә яшәгән хатынның әнисеннән күптән арынырга теләгән, чөнки тегесе “эчәргә яраткан һәм гаилә акчаларын җилгә очырган”.

Шикләнелүче сөйләвенчә, ул 2 февраль кичендә хатынны кибеткә кадәр алып барып куярга тәкъдим итә, әмма аны гаражына алып килә һәм металл торба белән башына сугып үтерә. Шуннан соң, җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне күрше республикага алып чыга. Сатылган фатир акчасын исә кредитларын каплауга сарыф итә. 

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, тоткарланган ирнең исеме – Руслан Абдуллаев. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (“Үтерү”) гаепләү белдерелгән һәм сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы күрелгән.