Пассажирның хәле начарайганга Новосибирскига юл тоткан очкыч Казан аэропортына төшкән

Хатын-кызны шәһәрдәге бер хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бер пассажирның хәле начараю сәбәпле, Санкт-Петербургтан Новосибирскига юл тоткан самолет Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бүген төнлә Санкт-Петербург – Новосибирск маршруты буенча юл тоткан «Победа» авиакомпаниясе очкычы «Казан» Халыкара аэропортына төшкән. Моның сәбәбе – бер пассажирның хәле начараю. Хатын-кызны шәһәрдәге бер хастаханәгә озатканнар.

«Табиблар хатын-кызны караганнан соң, киңәшләр биреп амбулатор дәвалануга җибәргән», - дип белдерделәр Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Лайнер бортында 181 пассажир булган, шуларның алтысы – бала, сигезе – экипаж әгъзасы.

«Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин агентлыкка белдергәнчә, Санкт-Петербургтан Новосибирскига юл тоткан очкыч Казан аэропортына 1.30 сәгатьтә төшкән һәм инде 2.40 сәгатьтә үз юлын дәвам иткән.