Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкән һәлакәттә ике кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән М7 юлында булган.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында иртәнге сәгать алты тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң «Лада» автомобилен «Опель» кроссоверына «атып бәргән».
Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Моннан тыш, йөк машинасы йөртүчесе дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» машинасы Башкортстан Республикасы номеры белән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз