Чаллыда югалган 12 яшьлек малай табылган

Кичә кич укучы өеннән чыгып киткән һәм аның кайда булуы турында билгеле булмаган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда кичә югалган 12 яшьлек малай табылган.

Баланы үзе укый торган мәктәп янында тапканнар. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда 12 яшьлек малай югалган. Бала кичке сәгать дүрттә өйдән чыгып киткән һәм башка элемтәгә чыкмаган.