Казанда җиһазлар саклана торган бинада янгын чыккан

Мәйданы 450 квадрат метрдан артып киткән янгынны шаһитлар видеога төшереп алган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда җиһазлар саклана торган складта янгын булган. Аны шаһитлар видеога төшергән. Бу кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге унберенче яртыда Икмәк заводы урамында склад бинасының түбәсе януы турында хәбәр килгән. Янгын чыккан урынга 3нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре барган.

Ялкын бинаның түбәсен һәм җыелган мебель, шулай ук материаллар саклана торган икенче катны чолгап алган. Янгын мәйданы 450 квадрат метрдан артып киткән.

Янгын сүндерүгә 65 кеше һәм 21 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын куркынычы өченче рангка кадәр җиткән.