Казанда троллейбус белән бәрелешкән иномарка пассажиры хастаханәгә эләккән

«Хендэ» йөртүчесе троллейбуска юл бирмәгән, аның белән бәрелешкән һәм автомобиль юл кырыена куелган тимергә килеп бәрелгән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Казанда Ленин дамбасында троллейбус белән бәрелешкән иномарка пассажиры хастаханәгә эләккән. Бу турыда Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 15.42 сәгатьтә Ленин дамбасында «Хендэ» йөртүчесе троллейбуска юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән», – диелгән хәбәрдә.

Бәрелешү аркасында җиңел машина юл кырыена куелган тимергә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында «Хендэ» автомобиленең 33 яшьлек пассажирының баш мие селкенгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.