Үзәк һәм Идел буе федераль округларындагы трассаларда 37 җылыту пункты оештырылган

Бу объектлар начар һава шартларында һәм юлларда һәлакәт килеп чыкса, халык куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен каралган.
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең Үзәк һәм Идел буе федераль округларында трассаларда автомобиль йөртүчеләр өчен 40ка якын җылыту пункты булдырылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС.“Үзәк һәм Идел буе федераль округларындагы федераль һәм төбәк трассаларында 37 җылыту пункты эшли. Бу объектлар начар һава шартларында һәм юлларда һәлакәт килеп чыкса, халык куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен каралган”, диелә хәбәрдә.Бу пунктларда гражданнар ял итеп, кайнар ризык ашап ала, шулай ук мобиль җайланмаларны электрга тоташтыра һәм бөкеләр турында мәгълүматны белә ала.Бер пункт 30 кеше сыйдырышлы һәм юл хәрәкәте катнашучыларының 5-10 көнлек куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкин.Аерым алганда, мондый пунктлар М-1 “Беларусь", М-2 “Крым”, М-3 “Украина”, М-4 “Дон” федераль трассаларында, шулай ук төбәк юлларында А-107, А-108 дә бар. Бу юллар Россиянең берничә тәбәгенән уза.2016 елның 25 декабереннән Үзәк федераль округ территориясендә югары әзерлектәге режим кертелгән. Гомумән, Үзәк һәм Идел буе төбәкләре территориясендә халык яшәеше куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 65 мең хезмәткәре һәм 12 мең техника берәмлеге җәлеп ителгән.