Республикада 6 янгын чыккан

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итә

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Кичә республикада 6 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм тәннәре зарарланганнар юк. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән алынган шәрехләмә буенча, шушы янгыннар чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: янгыннарның 1се ут белән саксыз эш итүдән чыккан, 2се мич артык кызганнан, 2се электр чыбыгының кыска ялганышыннан, тагын 1сенең сәбәбе ачыклана.

Аерым алганда, кичке 5 нче 25 минутта янгын сакчылыгы пультына мунча януы турында килеп ирешкән хәбәрдән соң Кама Тамагы районының Олы Салтык авылына янгын сүндерү подразделениеләренең беренчеләре 6 минут дигәндә килеп җиткән. Миче артык кызып түбә турысыннан янгын чыккан мунчада зарар күрүчеләр юк.

Гомумән алганда, узган тәүлектә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең дәүләт янгынчылык хезмәте янгын сүндерү подразделениеләре чакырту буенча 43 тапкыр сәфәр чыккан, юлларда транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү вакытында коткару эшләренә - 10 тапкыр.

Әлеге идарә халыкка мөрәҗәгать итеп, спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә, беркайчан да яткан җирдән тәмәке тартмаска, балаларны караучысыз калдырмаска һәм аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтергә өнди. Шулай ук чыбыгы төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска, электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска, электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә, бигрәк тә электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска киңәш итә. Чөнки янгын үзеннән-үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче, диелә мөрәҗәгатьтә.