Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда автоинспекторларның таләбен үтәмәгән «Лада» машинасын куып йөргәннәр
Берничә ЮХИДИ экипажы белән озаклап куганнан соң, хокук бозучыны Имәнлек урамында тоталар.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре «Лада» автомобилен туктатырга тырыша, әмма йөртүче тәртип сакчыларының таләпләрен үтәми һәм качарга омтыла.
Берничә ЮХИДИ экипажы белән озаклап куганнан соң, хокук бозучыны Имәнлек урамында тоталар. Егетне «Сафиуллин» полиция бүлегенә алып китәләр.
«Лада» йөртүчесе 21 яшьлек егет булып чыга. Полиция хезмәткәренә буйсынмаган, кызыл утка чыккан һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен аңа беркетмә төзиләр.
Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз