Ярты шәһәрле сусыз калырга мөмкин иде

Ш.Усманов урамында урнашкан 4 нче йорт ишегалдында автомобиль төшәрлек чокыр барлыкка килгән

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда якын арада ярты шәһәрле сусыз калырга мөмкин иде. Ш.Усманов урамында урнашкан 4 нче йорт ишегалдында автомобиль төшәрлек чокыр барлыкка килгән.
Туфрак сентябрьдә үк убыла башлаган иде. Элек җир астына эскәмия китә башлады, аннары туфрак шулай утырды ки, балалар мәйданчыгы төпсез чокырга китте. Чокырның радиусы якынча 8 метрга җиткән.
Биредә яшәүчеләр йорт подъездына зыян килмәсен дип курка башлаган. Аларның сүзләренә караганда, алар торак-коммуналь хуҗалыкның төрле оешмаларына гадәттән тыш хәл булырга мөмкинлеген хәбәр итәргә омтылган. Әмма гигант котлованның төбендә ниндидер техник корылмалар булган территориянең хуҗасын тиз генә ачыклый алмаганнар.
“Водоканал” МУП матбугат хезмәтендә бу турыда канализация белән проблема туган дип белдерделәр. Әгәр аварияне барлык кагыйдәләр буенча хәл итәргә уйласак, ярты шәһәрле сусыз калыр иде. Шуңа күрә “Водоканал” МУП хезмәткәрләре башка юлны сайлаган. Алар туфрак убылган җиргә насос станцияләре куйган, бу пычрак суны махсус салынган полиэтилен торбалар буенча чыгару өчен эшләнелгән.
Шул ук вакытта матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, предприятие белгечләре бу проблеманы хәл итү буенча технологик карар эшли, шуңа күрә бу проблеманы тулысынча хәл итү өчен берничә көн кирәк булачак.