Кичә Яр Чаллыда төзелештә 17 яшьлек егет һәлак булган

Татарстанда төзелештә эшче үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 4 нче декабрь көнне көндез Яр Чаллының “Солнечный” микрорайонында төзелеп килүче объектта кайнап торган сулы мичкә-пар генераторы шартлаган. Нәтиҗәдә 17 яшьлек эшче һәлак булган. Моннан тыш, мичкә ватыклары Вахитов проспекты буенча 9 катлы йорт аша очып килеп, 5 катлы йорт стенасына бәрелә һәм аңа зыян китерә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 216 нчы маддәсенең 2 нче часте (төзелеш эшләрен үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч версия буенча, мичкәдә су кайнатканда артык басым шартлауга сәбәп булып хезмәт иткән.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.