Бүген иртән Казанда 30 кеше балалар бакчасыннан эвакуацияләнгән

Инцидентның сәбәбе - электр чыбыгында кыска ялганыш

 (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда шәһәрнең Мәскәү районы Баруди урамында урнашкан “Алтын балык” балалар бакчасыннан 30 кеше эвакуацияләнгән, аларның 15е – балалар.
“Татар-информ” МАна Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы бүлмәсендә төтен исе турындагы хәбәр диспетчер хезмәтенә сәгать 7.17 килеп ирешкән. Янгын сүндерү хезмәте килгәнче, 15 әти-әни һәм балалар бакчасы хезмәткәре, 15 бала балалар бачасыннан чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре урында балалар бакчасының беренче катында урнашкан электр щитындагы электр чыбыгында килеп чыккан кыска ялганышның төтен исенә сәбәп булганлыгын билгеләгән. Янгын чыгу куркынычы янамаган.