Ун ай эчендә Арча юлларында 46 юл-транспорт һәлакәте булган

Аларда өч кешенең гомере өзелгән

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бу елның 10 аенда Арча районы юлларында 46 юл-транспорт һәлакәте булып, шуларда 8 кеше үлгән, 67 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Шуларның 11ендә автомобиль йөртүчеләр исерек хәлдә булган һәм алар гаебе белән 3 кешенең гомере өзелгән, 13 кеше яраланган. Иң кызганычы, балалар зыян күргән, 1 бала әле яши генә башлаган килеш якты дөньядан китеп барган, 1 бала авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә “Арский вестник” газетасы.

Исерек хәлдә транспорт йөртүчеләрне тоткарлау максатыннан Арча ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юлларда тикшерүләр үткәрелгән. Юлларга өчәр кешедән торган 9 төркем чыккан.