Казанда кызыл автобус “КАМАЗ” белән бәрелешүдән соң ауган

Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәт урынына 6 ашыгыч ярдәм машинасы килгән

  (Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанда пассажирлар йөртүче кызыл автобус кранлы “КАМАЗ”га бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” МА на веб-репортер Альбина хәбәр итте.
Авария Р.Зорьге һәм Даурия урамнары киселешендә булган. Шаһитлар сүзләренә караганда, бәрелешү нәтиҗәсендә җәмәгатьчелек транспорты ауган, автобусның алдагы тәрәзә пыяласы ватылган.
Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәт урынына 6 ашыгыч ярдәм машинасы килгән.
“Татар-иформ” МА на Казанның ЮХИДИ ндә белдерүләренчә, бәрелешү нәтиҗәсендә “КАМАЗ” якында торган “Субару” автомобиленә бәрелгән. Автобус ишекләр урнашкан уң ягына ауган. Әлегә зыян күрүчеләр турында билгесез.