6 яшьлек баланы кыйнауда гаепләнүче ир-атка карата җинаять эше суд карамагына тапшырылган

Ул РФ Җинаять Кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (балигъ булмаган затны җәфалау) нигезендә гаепле дип табылган

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе Яшел Үзән районара бүлегендә 37 яшьлек А. Г. ка карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул РФ Җинаять Кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (балигъ булмаган затны җәфалау) нигезендә гаепле дип табылган.
Тикшерү версиясе буенча, 2011 нче елның ноябреннән 2012 нче елның июленә кадәр Г. даими рәвештә 6 яшьлек үги улын кыйнап интектергән. Ир-ат балага кычкырып, аңа куллары белән бәргәләп, тәненең төрле җиренә каеш белән суга яки кычыткан белән чага торган булган, хәтта баланы башы белән стенага бәргән.
31 июль көнне иртән Г. Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә малайга каеш кундыра. Шул ук көнне кичен исерек халәттә килеш гаепләнүче малайның башына һәм тәненең төрле җиренә 10 тапкыр суккан. Аннан ул аны күтәреп, башы белән стенага бәргән. Г.ның кычкырган һәм баланың елаган тавышын ишетеп, бер этажга өстәрәк яшәүче ханым полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырган. Аннан соң бала социаль учреждениегә урнаштырылган.
Ир-ат үз гаебен таныган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр тупланган, моңа бәйле рәвештә, гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.