420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре Казанның Фучик урамында булган масскаүләм сугышуда катнашучыларны ачыклый. Бу хакта “Татар-информ”га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлыкка билгеле булганча, полициягә 3 ноябрьдә, кичке 22:20 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Шалтыраткан кеше Фучик урамындагы бер йорт ишегалдында егермеләп кеше сугышуын, өч ир-атның җирдә ятуын сөйләгән.
“Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый. “Кыйнау” маддәсе буенча җинаять эше ачылган”, - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.