Октябрь азагында Тобольск шәһәрендә югалган пенсионерны Татарстанда тапканнар

Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, ир-атның өеннән чыгып китеп, үзенең туган ягына – Татарстанга баруы беренче тапкыр гына түгел.
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Тобольск шәһәрендә октябрь азагында җиңелчә генә киенеп өеннән чыгып киткән пенсионерны Татарстанда тапканнар. Бу хакта Вслух.ру басмасы хәбәр итә.Тобольскида яшәүче 78 яшьлек ир-атны бер атна эзләгәннәр. Өлкән яшьтәге ир-ат 29 октябрьдә өеннән чыгып китә һәм югала. Матбугат чаралары язуынча, ир-ат җиңелчә генә киенгән булган. Аның өстендә спецовка, кепка һәм резин итекләр булган.Пенсионерны эзләүдә полиция һәм волонтерлар катнашкан. Ир-атны Татарстанда тапканнар. Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, аның Татарстанга беренче тапкыр гына чыгып китүе түгел. Өлкән яшьтәге ир-атның республикага акчасыз һәм документларсыз ничек килеп эләгүе билгесез.