Казанда янгыннан соң хастаханәгә салынган балаларның хәле билгеле

Табиблар әйтүенчә, биш бала хастаханәгә салынган.

(Казан, 5ноябрь, “Татар-информ”). Табиблар “Татар-информ”га Казан үзәгендәге янгыннан соң хастаханәгә салынган балаларның хәле турында сөйләде. Алдарак Казан үзәгендәге күпкатлы бинада чыккан янгыннан биш баланың Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәрелүе хәбәр ителгән иде.

“Тугыз яшьлек, җиде яшьлек ике бала һәм биш яшьлек ике бала хастаханәдә ята. Барысының да хәле – канәгатьләнерлек”, - диделәр ДРКБда.

  • Янгыннан барлыгы 28 кешене, шул исәптән 13 баланы коткарганнар. Тагын 20 кеше бинадан үзләре чыккан. Соңрак балалардан башка, өч олы кешенең дә хастаханәгә җибәрелүе билгеле булды.