Казанда күпкатлы бинада янгын коридордагы ял зонасында чыккан

Йортта яшәүчеләр 4 нче катта эвакуация юлына җиһазлар куеп ял зонасы ясаган булган.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Казан үзәгендәге күпкатлы бинадагы янгын коридорда ясалган ял зонасында чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бинаның баскыч мәйданчыгында янгын чыккан. Бу урында җиһазлар, башка янып китә торган әйберләр куелган, ял зонасы оештырылган булган. Бу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булып санала”, - диде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев.

Хәзерге вакытта 4 нче катта янгын чыккан урында югары температура саклана. Йорттагы бүлмәләрне кабат тикшергәч, яшәүчеләргә фатирларына кайтырга рөхсәт ителәчәк.