Казан үзәгендә янган күпкатлы бинаның өстәге катларыннан биш кешене коткарганнар

Хәзерге вакытта Назарбаев урамындагы тугыз катлы бинада янгын сүндерелгән.
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда ут капкан күпкатлы бинадан биш кешене коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Янгын бүген, 9:44 сәгатьтә, Назарбаев урамы 54 нче йортта чыккан. Урында №1 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре 4нче каттагы кухня януын ачыклаган. Өстәге катлардагы кешеләр ярдәм сораган.Янгын сүндерүчеләр автомат күтәргеч һәм автобаскыч ярдәмендә өстәге катлардан биш кешене коткарган.10:22 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.