Гаммәви мәгълүмат чаралары: Мәскәү үзәгендә ике йөздән артык кеше тоткарланган

Хәзерге вакытта Манеж мәйданы полиция хезмәткәрләре тарафыннан ябылган.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәү үзәгендә санкцияләнмәгән акциягә җыелган 200ләп кеше тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС.
Агентлык мәгълүматы буенча, тоткарлаулар Манеж мәйданында булган. Тоткарланучылар арасында күпчелеге милләтчелек оешмалары тарафдарлары булуы билгеле.

Тикшергәндә алардан корал, пычак, кастетлар, саклану чаралары һәм башка тыелган әйберләр алынган. Хәзерге вакытта Манеж мәйданы полиция хезмәткәрләре тарафыннан ябылган. “Охотный ряд” һәм “Площадь революции” метроларына керү һәм чыгу өлешчә чикләнгән.

Искәртеп үтик, алдан “Татар-информ” 3 ноябрьдә ФСБ хезмәткәрләре “Артподготовка” (Россиядә тыелган) экстремистик төркем ячейкасы эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр иткән иде. Анда катнашучылар Мәскәүдә, Краснодарда, Казанда, Самарада һәм Саратовта административ корылмаларны яндырып һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итеп, 4 һәм 5 ноябрьдә тәртисезлекләр тудыру провокациясен планлаштырган булган.