420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «МАЗ» йөк машинасы һәм җиңел машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 19.00 сәгатьтә Алексеевск – Югары Колок юлында «МАЗ» автовозы йөртүчесе парковкадан чыкканда уникенче модельле «Лада» автомобиленә юл бирмәгән. Җиңел машина йөртүчесе зур тизлектә йөк машинасының артына килеп бәрелгән», – дип сөйләделәр ведомствода.
Җиңел машинаның 33 яшьлек йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.