Стәрлетамакта тикшерү унбер көчекнең кайнар ризык ашап үлгәнлеген ачыклаган

Социаль челтәрләрдә бу уңайдан халык зур канәгатьсезлек белдерә.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Стәрлетамакның 8нче мәктәбендә укучы үсмерләрнең 11 көчекне җәфалап үтерүләре хакындагы хәбәр бөтен республиканы шаулатты. Шушы көннәрдә эксперт мескен хайваннар кайнар азык ашап үлгән дигән нәтиҗә чыгарган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Үсмерләрнең хуҗасыз көчекләрне интектереп үтерүе хакында хайваннарны саклау җәмгыяте әгъзалары чаң каккан иде. Алар белдерүенчә, үсмерләр шәһәр читендәге ташландык бинада көчекләре белән яшәүче этне, петарда ташлап, оясыннан куркытып чыгарган. Эт куркуыннан чабып китеп, үтеп баручы машина астына эләккән.

Ә аның балаларын үсмерләр, авызларына петарда салып, шартлаткан. Эксперт бу сүзләр дөреслеккә туры килми дигән нәтиҗә ясаган. Көчекләрнең авызында шартлаткыч матдә калдыклары табылмаган, алар кайнар азык кабып үлгән булырга мөмкин диелгән тикшерү язмасында.

Социаль челтәрләрдә бу уңайдан халык зур канәгатьсезлек белдерә.