Казанда сәүдә үзәкләреннән хезмәткәрләрне һәм анда килгән халыкны эвакуациялиләр

Әлеге вакыйгалар турында социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар куелган.

(Казан, 5октябрь, "Татар-информ"). Казанда “Тандем”, “Икея”, “Ашан” сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта әлеге хәлләрне күрүчеләр хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә Казанда сәүдә үзәкләреннән кешеләрне эвакуацияләү фото һәм видеолары пәйда булды. Алданрак Мәдәният, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыкларыннан хезмәткәрләрне һәм анда килүчеләрне чыгару турында мәгълүмат җиткерелгән иде.

Алдан телефон террорчылары һөҗүме нәтиҗәсендә, Казанда 2, 6, 8, 28, 125, 155 гимназияләрдә эвакуация башланган иде. Эвакуация чаралары дәвам итә.

Татарстан башкаласында мина кую турындагы иң күп хәбәр 3 октябрьдә алынган. Кичә республиканың хокук саклау органнары “Террористлык актлары турында ялган хәбәр” маддәсе буенча 150дән артык җинаять эше кузгаткан.