Казан гимназияләрендә укучыларны эвакуациялиләр

Әлеге хәл дистәгә якын белем йортында килеп чыккан.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Казандагы берничә гимназиядә кабат укучылар һәм хезмәткәрләрне эвакуациялиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары җиткерде.

Белем бирү йорты полиция һәм Гапдәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән уратып алынган. Шәһәрнең 2, 6, 8, 28, 125, 155 нче номерлы гимназияләрендә эвакуация уздырылу турында җиткерелә.

Әлеге хәл шартлаткыч куелу турындагы телефон аша җиткерелгән хәбәр белән бәйле.