Алабуга районында бүген иртән булган юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән

Юл һәлакәте бүген иртән Алабуга-Чаллы трассасының 4нче километрында булган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында чит ил машинасы юл читенә төшеп китү аркасында бер кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген иртән Алабуга-Чаллы трассасының 4нче километрында була.

Юл-транспорт һәлакәте урынында медицина һәм полиция хезмәткәрләре эшли.