Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары авыр җинаять кылуда шикләнелгән ир-атны эзли

Бу кеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның шалтыратуы сорала
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан түбәндәге фотосурәтләрдәге ир-ат авыр җинаять кылуда эзләнелә.

Бу кеше турында нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 8(843)-298-52-19, 8-9600-424-888 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүе сорала. Анонимлык гарантияләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.