Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын биш хатын-кыз коронавирус корбаны булган
5 августка рәсми белешмә буенча, Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628 кеше булды.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — 1937, 1939, 1942, 1951 һәм 1953 елларда туган хатын-кызлар — Covid-19 авыруыннан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы расланды. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнде», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, 5 августка рәсми белешмә буенча, Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 628гә җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз