news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салихҗан Кәлимуллин вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

Ул 30 елдан артык Татарстанның агрохимия тармагын җитәкләде.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Татагрохимсервис» АҖ Директорлар советы рәисе Салихҗан Кәлимуллин вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты.

Салихҗан Минсабир улы Кәлимуллин 1945 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Әлки районы Татар Чиябашы авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Татарстан АССРның Әлки районы «Коммунизмга юл» колхозында баш инженер вазифасында башлый. 1973 елдан 1978 елга кадәр Татарстан АССРның Питрәч районы «Шигали» совхозында баш инженер булып эшли.

1991 елдан башлап «Татагрохим» ААҖне (элеккеге «Татсельхозхимия» дәүләт-кооператив берләшмәсе) җитәкли. 2007 елда «Татагрохимсервис»АҖ Директорлар советы рәисе итеп сайлана.

Салихҗан Кәлимуллин 30 елдан артык Татарстанның агрохимия өлкәсен җитәкли. Аның җитәкчелегендә республикада үсемлекләрне химик саклау һәм ашламалар буенча заманча прогрессив технологияләр кертелде. 

1995 елдан 2009 елга кадәр Салихҗан Кәлимуллин берничә тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (I, II, III чакырылыш) итеп сайланган.

Салихҗан Минсабир улының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм аграр тармакны үстерүгә шактый зур өлеш кертүе югары бүләкләр белән билгеләп үтелде. Алар арасында Дуслык ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре, «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы инженеры» мактаулы исеме бар. Ул фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты иде.

Салихҗан Минсабир улы Кәлимуллин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, диелгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, ТР Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов имзалаган кайгынамәдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100