news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия коткаручылары һәм табиблары Ливанга ярдәм итәргә китте

Алар Бәйрут портында шартлау вакытында зыян күрүчеләргә булышачак.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт самолетының берсе Ил-76 «Жуковский» аэропортыннан Бәйрутка очты. Самолет бортында якынча 50 коткаручы һәм медик, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күчмә мобиль госпитале бар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Ливанга тагын өч самолет барачак. Анда Роспотребнадзор белгечләре һәм яңа коронавирус инфекциясен ачыклау лабораториясе булачак. COVID-19 буенча эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, барлык белгечләр махсус костюмнар һәм саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт рейсында Ливанның Бәйрут шәһәренә ярдәм күрсәтү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен якынча 150 кеше җибәреләчәк», — дип өстәделәр ведомствода.

4 августта Ливан башкаласының порт зонасында шартлаулар булды. Шартлау дулкыны белән күпсанлы биналар җимерелде, пыялалар һәм ишекләр ватылган. Халыкара аэропорт бинасына зыян килгән. Шартлау кайтавазы хәтта Кипрда да сизелгән.

Бәйрутның порт зонасында көчле шартлауга складтагы 2750 тонна аммиак селитрасы сәбәп булган, дип белдерде Ливан хакимияте. Таможня хезмәткәрләре тарафыннан алынган аммиак селитрасы складта алты ел сакланган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә йөзләп кеше һәлак булган, берничә мең кеше зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100