news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак йорт каршындагы парковкада торган машинага ут капкан

Әлеге хәлне шаһитлар видеога төшергән һәм социаль челтәргә урнаштырган.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда торак йорт каршындагы парковкада торган машинага ут капкан. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Бүген иртән Глушко урамындагы күп катлы йорт каршындагы парковкада 5 нче модель «Жигули»ның двигателенә ут капкан.

Әлеге хәлне шаһитлар видеога төшергән һәм социаль челтәргә урнаштырган.

Кадрларда күренгәнчә, утның якындагы машиналарга күчү куркынычы булган, әмма хуҗалар машиналарын читкә алып китеп өлгергән.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән һәм санаулы минутларда утны сүндерә алганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100