Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

Һәлакәт Йошкар-Ола – Казан трассасының 17нче километрында булган.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


Мәгълүмат кичә кич бердәм "112" номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә алынган.

Һәлакәт Йошкар-Ола – Казан трассасының 17нче километрында булган. Анда 14нче модельле “Лада” белән “Hyundai” автомобиле бәрелешкән.

Һәлакәт урыныныа "53 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге" хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре килгән.


Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасы йөртүчесе һәм ике пассажиры җимерелгән машинада кысылып калган. Машина аккумуляторын сүндереп, зыян күрүчеләрне алганнар һәм “Hyundai” пассажирларын һәм ике машинаның да йөртүчеләрен хастаханәгә салганнар.