Германиядә мөселманнарга 208 һөҗүм очрагы теркәлгән

Шул ук вакыт эчендә бу илдә 15 мәчеткә һөҗүм ясалаган.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). 2017 елның беренче кварталында Германиядә мөселманнарга 208 һөҗүм ясалу очрагы теркәлгән, дип яза Neue Osnabürcker Zeitung газетасы.
Басма мәгълүматлары буенча, милли һәм дини кабул ителмәү нәтиҗәсендә, мөселманнарга уң радикаллар һөҗүм итә.
Германиядә өч ай эчендә алар тарафыннан 2 мөселман зыян күргән. Шул ук вакыт эчендә илдә мәчетләргә 15 һөҗүм ясалган. Бу - 2016 елның дүртенче кварталында булганга караганда кимрәк.  (Ул вакытта 27 һөҗүм булган).

Шулай ук Германиядә исламга каршы протест акциясе чагыштырмача кимү теркәлгән. 2017 елның беренче кварталында 32 шундый һөҗүм булган. Узган ел шундый акциянең беренче кварталда 36 булуы теркәлгән булган.