Ир һәм хатын арасындагы низагның корбаны – 5 яшьлек бала

5 яшьлек баласын пычак белән чәнчеп үтерүдә гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 3 нче июнь көнне кичке сәгать тугызлар тирәсендә, Казан шәһәре Мәскәү районы эчке эшләр идарәсенең кизү тору бүлегенә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәткәрләреннән хәбәр килеп ирешә. Табиблар аңлатканча, алар Химиклар урамы буенча йорт фатирларының берсендә, 4 тапкыр пычак белән чәнчелгән кечкенә баланың үле гәүдәсенә юлыга. Шул ук вакытта диярлек “Караваево” милиция бүлегенә, 5 яшьлек улын үтерү турында бер ир-ат мөрәҗәгать иткән була, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.
Үлгән баланың әнисе, вакыйга урынына килгән тикшерү-оператив төркем әгъзаларына әйтүенчә, эштән өйгә кайткач, ул канга баткан баласын күрә, ә ире фатирда булмый. Үтерүдә шикләнелгән, элек хөкем ителмәгән 36 яшьлек ир-ат, баланы үтерүгә, хатыны белән низаг этәргеч ясаганын билгеләп үтә. Үтерүче әйтүенчә, мондый ызгыш нәтиҗәсендә, ул үзен дә, баласын да исән калдырмаска ниятли. Кухня пычагы белән башта улын үтерә. Аннан соң милициягә мөрәҗәгать итә. Нигә үз-үзеңә кул салмадыгыз соң, дигән сорауга ир-ат җавап бирә алмый.
Әлеге факт буенча РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Заречье районара бүлегендә җинаять эше кузгатыла.