news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлаган, эшче һәлак булган

Фаҗига Чирмешән районында килеп чыккан.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Көндеге сәгать уникедә янгын сагы чакыру номерына Чирмешән районының Чирмешән авылында, Титов урамында металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлавы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр баллонның металл савытны газ резагы белән кискән вакытта шартлавын ачыклый. Бинага ут капмаган, җимереклекләр дә юк.

Шартлау нәтиҗәсендә 45 яшьлек эшче һәлак булган, хәзерге вакытта аның шәхесе билгеләнә. Фаҗига сәбәбе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100