Җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкәннән соң шофер һәм пассажир җәрәхәтләнгән

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Питрәч районының Отар-Дубровка авылы янында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина тулаем диярлек яньчелеп беткән, зур йөк машинасының алдагы кузовына җитди зыян килгән.

Шаһитлар сүзенә караганда, җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажир зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.