news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда алтынчы музыка мәктәбенең элеккеге директоры Гөлшат Әхмәтова вафат

Гөлшат Сәгыйт кызы бик нәзакәтле һәм сизгер музыкант, концертмейстер, берничә буын талантлы укучылар тәрбияләгән педагог була.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Чаллыда Автошәһәрнең 6нчы музыка мәктәбенең элеккеге директоры Гөлшат Әхмәтова вафат булды. Танылган педагогка берничә көннән 48 яшь тулган булыр иде.

Гөлшат Әхмәтова Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбен 11 ел җитәкләгән, былтыр ул бу вазифадан киткән. Аның җитәкчелегендә мәктәп Татарстанда иң яхшыларның берсе була, аның укучылары «Россиянең яшь талантлары» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр.

Мәктәптә тынлы уен кораллары оркестры, халык уен кораллары оркестры, «Рассвет», «Хыял» һәм «Апрель» хор коллективлары, вокаль ансамбльләр, халык уен кораллары һәм кыллы инструментлар ансамбльләре, шулай ук педагогик коллективлар — «Конкордия» вокаль ансамбле, «Виола» камера ансамбле, Dixi-Bend диксилендлары булдырылды.

Узган ел Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбе төзекләндерелде. Монда да хезмәттәшләре фидакарь, энергияле һәм инициативалы җитәкче буларак характерлаган Әхмәтованың өлеше зур.

«Оста оештыручы һәм педагогның лидерлык сыйфатлары, көчле холкы, гаҗәеп таланты ярдәмчел, ачык йөзле һәм ышанычлы булуы белән беррәттән һәрвакыт югары профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге булып тора. Гөлшат Сәгыйтовна бик нәзакәтле һәм сизгер музыкант, концертмейстер, берничә буын талантлы укучылар тәрбияләгән педагог иде», - дип билгеләп үтелә мәгариф учреждениесенең рәсми хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100