Казанның Совет районында машина янган

Глушко урамындагы гадәттән тыш хәл төнлә килеп чыккан

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның Совет районында автомобиль янган. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл Академик Глушко урамында 7 нче йорт янында 2.30 сәгать тирәсендә килеп чыккан. Автомобильнең ни сәбәпле януы ачыклана.