Төмән өлкәсендә су баскан татар авылларына татарстанлылардан ярдәм җыю пунктлары саны артты

Бозылмый торган азык-төлек, урын-җир әйберләре, җылы кием, балалар әйберләре кирәк

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Төмән өлкәсендә су баскан татар авылларына татарстанлылардан ярдәм җыю пунктлары саны артты. Бу игелекле эшкә Казанның Кабан арты мәчете дә (Һади Такташ ур., 26) кушылды. Ярдәмне хәзер Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына да китерергә була. (К. Маркс урамы, 38/5), дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы алдан белдергәнчә, Төмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз авылында күпчелек хуҗалыклар су астында калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, авылдагы 155 торак йортка су кергән, җәмгысе 341 кеше эвакуацияләнгән, хәзерге вакытта шулардан 287се туганнарында яшәп тора, 54е – вакытлыча урнаштыру пунктларында. Җирле халык сүзләренчә, 30 апрель көнне су якынча 7-8 метрга күтәрелгән.

Соңрак ачыкланганча, су Тугызны гына түгел, икенче бер татар авылын – Казанлыны да баскан булып чыкты.

Ташудан зыян күргән милләттәшләребез ярдәмгә мохтаҗ. Бозылмый торган азык-төлек, урын-җир әйберләре, җылы кием, балалар әйберләре кирәк.

Искәртеп үтик: Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары башта түбәндәге мәчетләрдә гамәлдә иде:

1. Ярдәм мәчете (Серов урамы, 4 а), телефон – (843) 223-03-59;

2. Мәрҗани мәчете (Каюма Насыйри урамы, 17), телефон – (843) 293 36 86;

3. “Иман нуры” мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32), телефон – 8(919) 647-58-06.

Шул рәвешле, Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм җыю пунктлары саны 5кә җитте.