Башкортстан финанс хуҗаларына төрмә яный

Башкортстан казначылыгы түрәләре мутлашуларда һәм бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә
(Уфа, 5 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсе җитәкчесе Рената Скворцова белән аның урынбасары Наталья Дмитриева өстеннән тикшерү эшләре тәмамланды һәм җинаять эшен карау өчен мәхкәмәгә тапшырылды.
Әлеге эш Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә каралачак. Башкортстан казначылыгы түрәләре мутлашуларда һәм бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә.
Мисал өчен, казначылык җитәкчесе урынбасары Наталья Дмитриева берничә ел эчендә 4 миллион сумга якын акчаны үзләштерүдә шикләнелә. Баш җитәкче Рената Скворцова белән аның берничә җинаять гамәле кылу очрагы ачыкланган.
Рената Скворцова исә, урынбасары мутлыкларына күз йомып кына карамаган, ә үзе дә аңа булышлык иткән. Ә 2007 елда Рената Скворцова, үзенең урынбасары белән, Австриягә шәхси сәяхәткә бара һәм барлык чыгымнарны бюджет исәбеннән каплата. Шушы көннәрдә бармаклары үз ягына кәкре булган түрәләр өстеннән мәхкәмәнең беренче утырышы көтелә.