news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле янында мылтыктан аткан ир-атка штраф салыначак

Җәмәгать урынында коралдан аткан өчен ир-атка карата административ беркетмә төзелгән.

Казан Кремле янында мылтыктан аткан ир-атка штраф салыначак
соцсети

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Шәһәр үзәгендә атыш оештырган Казан кешесенә штраф салыначак һәм ул мылтыксыз да калырга мөмкин. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тиешсез урында коралдан аткан өчен ир-атка карата административ беркетмә төзелгән. Казанда яшәүчегә 3-5 мең сум штраф салыначак. Шулай ук аның коралын алу мәсьәләсе да карала. Барысы да судта хәл ителәчәк», – диделәр полициядә.

  • «Татар-информ» агентлыгы социаль челтәрләрдә бер ир-атның Казан Кремле янында мылтыктан атуы төшерелгән видео чыкты дип хәбәр иткән иде. Полицейскийлар «АКМ» үзгәртелеп ясалган автоматның хуҗасы 33 яшьлек казанлы булуын һәм ир-атның ядрәсез патроннар белән атуын ачыклаган. Җинаять эше кузгатылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot