Казанның Мәскәү базарында “Түбәтәй” бинасы түбәсендә янгын чыккан

Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк

  (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген көндез Казанның Мәскәү районы базары ягыннан килгән кара төтен борчуга салды. Ачыкланганча, янгын Декабристлар урамындагы 133 йортта, халык арасында “Түбәтәй”/“Тюбетейка” дип йөртелгән үзенчәлекле архитектур бинаның янкормасы булган бер катлы бинада чыккан.

“Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин белдергәнчә, 13.42 сәгатьтә Декабристлар урамы, 133 йорт адресы буенча офис бинасында янгын чыгуы турында хәбәр ителгән. Бер катлы янкорылма түбәсендә чүп-чар янган. Янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.

Фотосурәт   Twitter социаль челтәрендәге RamilLatypov битеннән алынды.