Апрельның 4 көне 5 кешегә фаҗига алып килгән

Татарстан территориясендәге юлларда кешеләргә шәхси бәла-каза салган 34 транспорт һәлакәте булган

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Апрельның 4 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 34 транспорт һәлакәте булган, шулар 5 кеше өчен фаҗига белән тәмамланган, 46сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

Шул хакта хәбәр иткән республика ЮХИДИ идарәсе, әлеге транспорт һәлакәтләренең 14е Казанда булуын белдерә: 14 кешенең тәне каза күргән.